Логотип
Яңалыклар

«Милли сәүдә маркасы» – Чаллыда

Иртәгә Чаллыда «Милли сәүдә маркасы» – «Национальная торговая марка» конкурс-фестивальнең зона туры узачак. Аны «Милли сәүдә маркасы» ТР дәүләт унитар предприятиесе, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать министрлыклары, Чаллы шәһәре администрациясе һәм Чаллы шәһәре һәм Кама арьягы районнарының сәүдә-сәнәгать палатасы уздыра. Фестивальдә катнашу өчен утыздан артык оешма гариза тапшырган. Болар: сөт һәм сөт ризыклары җитештерүчеләр, ит ризыклары, камыр ризыклары, сәнәгать товарлары җитештерүчеләр. Болар инде чынлап та табигый, тәмле һәм файдалы азык-төлек белән сату итүчеләр. Һәрхәлдә, 18 октябрь көнне «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә катнашучылар үз товарларының сыйфатына гарантия биреп, шулай дип белдерде. Шул уңайдан халыкка файдалы булырдай бер хәбәр ирештерик әле: конференциядә катнашкан «Бабушкины рецепты» һәм «Добрые традиции» компанияләре вәкилләре халыктан дару үләннәре сатып алу мөмкинлеге барлыгын да әйтте. Мәсәлән, «Добрые традиции» оешмасы чабыр, мелисса, бөтнек, кара карлыган яфрагы, кипкән кура җиләге, чия яфрагы, мүк җиләге, чага гөмбәсе һәм башка тагын берничә төрдәге үлән сатын ала ала. Кем дә булса кызыксынса, телефоннары 8-967-379-98-92.

Ә инде «Бабушкины рецепты» компаниясе сатып алырга теләүче дару үләннәре исемлеге тагын да заррак. Тулы мәгълүматны сез аларның сайтында (www.herbals.bio) белешә аласыз. Телефоннары: 8-939-743-00-75

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар