Логотип
Яңалыклар

Мәгъзүм Сәлахов Татарстан Президентын сайлауда тавыш бирде

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов Татарстан Президенты һәм республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде.
Галим бүгенге сайлауларның мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Татарстан фәненең Россия һәм халыкара мәйдандагы уңышын беркетү өчен, сайларга кирәк.

"Президентны сайлап, без Татарстан үсеше юлын билгелибез. Шуңа да һәркайсыбызның җаваплылыгы бик зур. Без бары уртак тырышлык белән генә ниятләнгәннәрне эшли алачакбыз", - дип ассызыклады Татарстан Фәннәр академиясе башлыгы.        

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113504/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар