Логотип
Яңалыклар

Җәмәгатьчелеккә җиткерү юллары

21 февраль көнне Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда әзерләнгән һәм нәшер ителгән фәнни-гамәли басмаларны тәкъдим итүгә багышланган чара булып узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, фәнни оешмалар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, башка учреждениеләр һәм матбугат вәкилләре катнашында узды. Күренекле фән эшлеклеләре каршында чыгыш ясаучыларның һәркайсы бирегә җыелу максатын узган елгы институт эшенә йомгак ясау, нәшер ителгән басмаларга карата фикер ишетү, ә иң мөһиме: болгавыр заманда телне саклап калу дип билгеләп үттеләр.
 
Институтның төп фәнни-тикшеренү юнәлешләре: хәзерге татар теле, татар теле тарихы, татар теле диалектологиясе, лексикография, татар әдәбияты, текстология, чыганакларны өйрәнү, халык иҗаты, татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларның рухи мирасы. Институт тарафыннан былтыр түбәндәге юнәлешләр буенча 69 берәмлек фәнни-гамәли басма әзерләнде: тел гыйлеме – 16; әдәбият – 12; халык иҗаты – 5; сәнгать – 12; рухи мирас һәм чыганакчылык – 18; башка оешмалар һәм читтәге башка белгечләр белән берлектә эшләнгән хезмәтләр – 6.
 
Сүз телне саклап калу турында да барды. «Иҗтимагый тормыш-көнкүрештә, татар халкының башына төшә торган барлык бәла-каза, вакыйга-хәлләрнең дә язма әдәбиятта чагылыш табуы күренә, – диде бу эшлекле сөйләшүдә катнашкан филология фәннәре докторы, профессор Илидә Бәширова. – Дәүләт җимерелгәч, беренче чиратта, язма әдәбият яндырыла, мәчет-китапханәләр туздырыла, революциядән соң да шул ук хәл кабатлана: газета-журналлар ябыла, графика алмаштырыла. Бүгенге вазгыятьтә язма әдәбият мәктәптән куыла. Депутатлар, дәүләт эшлеклеләре барысы да мәктәптә кагыйдә-язуга өйрәтергә кирәкми, дәрес кызык булсын, дип сөйлиләр. Хәлбуки, безнең бабайлар, гыйлемле булу – энә белән җир казу ул, дип әйтеп калдырган булсалар да».

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар