Мексика җыелма командасын Казанда ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алдылар

Мексика җыелма командасын Казанның “Мираж” отеле кунакчыл каршы алды. Команда 18 июньдә, Конфедерацияләр Кубогында, Португалия командасына каршы уйнаячак.

Команданың Twitter рәсми сайтындагы аккаунтында милли киемле кызларның ипи-тоз, чәкчәк тотып төшкән рәсемнәре куелган. Рәсем астында: “Сюрприз! Безне Казан отелендә шулай каршы алдылар!” дип язылган.

Исегезгә төшерәбез: Мексика җыелма командасы Казанда Конфедерацияләр Кубогының төркем этабында ике матчта катнаша. 18 июньдә алар - Португалиягә каршы, ә 24 июньдә “Казан-Арена” кырында Россия җыелмасы белән уйнаячак.

чыганак: http://www.tatar-inform.tatar

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...