Логотип
Яңалыклар

​Мөдәррис кайтты! Мөдәррис Әгъләмов!

Шигырь яратучыларның китап киштәсе байый: Мөдәррис Әгъләмовның «Еракка китеп кара» дигән өр-яңа китабы дөнья күрде. 
Татарстан китап нәшриятында быел «Шагыйрь мөнбәре» дигән яңа серия булдырылды. Аны Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның шушы китабы белән башлап җибәрделәр. Китапка шагыйрьнең милли гамь белән сугарылган шигырьләре, балладалары һәм поэмалары тупланган. Төзүчесе – Газинур Морат. Тышлык рәссамы – Ринат Хәсәншин.
Сүзне озынга сузмыйча, шигырь укырга күчәбез:

Төнге сулар, төнге сулар,
Төнге сулар гел моңсулар...
Моңы барның йөрәгеннән
Һәрвакытта җылы чыгар. 

биредә кайбер шигырьләрен укый аласыз: http://syuyumbike.ru/medeniyat/poeziya/?id=3091

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар