Логотип
Яңалыклар

Мәдәният министы челтәрле бизнеста эшләгән җырчыларны яклап чыкты

Соңгы вакытларда матбугатта татар җырчыларының челтәрле бизнеста эшләүләре хакында җәмәгатьчелек төрле фикерләр әйтә башлады. Берләре аларны якласа, икенчеләре бирелгән дәүләт исемнәрен алырга кирәк дип белдерде. Мәдәният министры Ирада Әюпова бу вәзгыятькә бәйле үз карашын белдерде.

Соңгы вакытларда матбугатта татар җырчыларының челтәрле бизнеста эшләүләре хакында   җәмәгатьчелек төрле фикерләр әйтә башлады.  Берләре аларны якласа, икенчеләре  бирелгән дәүләт исемнәрен алырга кирәк дип белдерде. Мәдәният министры Ирада Әюпова  бу вазгыятькә бәйле үз карашын  белдерде. 
«Бар җырчылар  да ирекле йөзүдә.  Артистлар рекламада да  төшә бит. Аның өчен генә аларга бирелгән дәүләт исемнәрен алырга  кирәкми. Алар ышаныч, популярлык яулаганнар, шул ышанычларын  кулланалар», – дип белдерде министр. 
Ирада Әюпова артистларның төрле товар тәкъдим итүләрен тыюны сорап министрлыкка мөрәҗәгатьләр килгәнен әйтте.  Дәрәҗәле исемнәр җырчыларның  иҗат өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә дип белдерде. 
«Әгәр дә сүз нинди дә булса финанс пирамидасы турында бара икән,  моның өчен тиешле органнар бар, министрлыкка түгел, аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк», – ди Ирада Әюпова.  Ул партия чикләүләре булган заман үткәннне, бары тик артистларның үзләрендә әхлакый чикләүләр булырга тиешлегенә басым ясады. «Моның өчен артистларда әхлакый кыйммәтләр булырга тиеш», – диде. 
«Реклама күргәч,  иң элек уйларга, ә торып йөгерергә кирәк түгел», – дип  киңәш итте халыкка министр. Ул артистларның авыр чор үтүләрен, аларга да акча эшләргә кирәклеген  искәртте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар