Логотип
Яңалыклар

Мәчетләр татарча өйрәтә

Быелның 11 августыннан Татарстан мәчетләрендә вәгазьләр фәкать татар телендә генә укылачак. Бу тәкъдимне Диния шәзарәтенә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров әйткән. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да: «Мәчет туган тел, дин теле буларак татар телен саклау эшенә үз өлешен кертергә тиеш», – дип саный. Мәчетләргә болай да халык аз йөри, инде вәгызьләр татарча укыла башлагач, татарча белмәүчеләр мәчеткә йөрүне бөтенләй дә ташламасмы соң, дип шик белдерүчеләргә Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин: «Көчле имам үзенең үтемле, мәгънәле вәгазьләрен нинди генә телдә укыса да, аңа халык киләчәк», – дип саный. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин исә, татарча аңламаучыларга ул вәгазьләрнең русчага тәрҗемәсен таратырга мөмкинлеген әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар