Логотип
Яңалыклар

Машина багына салынып бетмәгән ягулыкны кем тикшерә?

«Без тикшерә алмыйбыз, моңа вәкаләтебез юк», – дип белдерде ТР ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллануны тәэмин итү буенча идарә башлыгы Роберт Гыйләҗев Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифинг вакытында. Шулай да кулланучы шикаять язган очракта, барып тикшерә алалар. Ләкин моның өчен административ җәзага тарта алмыйлар. Бу фактны Роспотребнадзор идарәсенә җибәрәләр.

 Шулай итеп, идарә хезмәткәрләре Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылы тирәсендәге ягулык станциясен барып тикшергән. Анда ягулыкны салып бетермиләр дигән шикаять килгән була. Бу факт раслана. Чынлап та, ярты литр бензин салынмый кала. Идарә хезмәткәрләре административ җәзага тарта алмыйлар. Начар сыйфатлы ягулык табылса да, шул ук хәл. Бары тик тәкъдимнәрен генә бирәләр. Роберт Гыйләҗев сүзләренчә, соңгы елларда ягулык сыйфаты яхшыра башлаган. Сыйфатны тикшерү айлыгы вакытында да начар сыйфатлы ягулыклар табылу очраклары азайган. Быел барлык алынган пробаның 2,6 проценты гына стандартларга туры килмәгән. Аларда күкерт артуы күзәтелә, ягулык классларын үзгәртеп сату очраклары да булган. 
Ягулык сыйфаты буенча шикаятьләр  килеп, тикшерергә дә чыгалар идарәдән. Быел шундый 17 мөрәҗәгать килгән, тик берсе дә расланмаган. 
Роберт Гыйләҗев якын арада ягулык бәяләре артмаячак дип белдерде. Дөрес, Россия хөкүмәте алдан көтелмәгән адымнарга бармаса. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар