Марат Моратов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды

ТР Президенты Указы белән һөнәри эшчәнлекләрендәге югары уңышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшләре өчен Казан (Идел буе) федераль университеты Физика институтының теоретик физика кафедрасы профессоры Борис Кочелаев, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Мәдинә Маликова, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник онкология диспансерының эндоскопик бүлек мөдире – табиб - эндоскопист Владимир Муравьев, «Просто молоко» Идарәче компаниясе ҖЧҖ генераль директоры Марат Моратов, «Татнефть» ААҖнең В. Д. Шашин исемендәге «Әлмәтнефть» 3 нче нефть-газ чыгару идарәсенең цех операторы Илдар Суниев, «Ак Барс Буа» ҖЧҖ нең 2 нче филиалы бозау караучысы Роза Хусаинова «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медале белән бүләкләнделәр.
Искәртеп үтик, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге булып тора. Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары өчен, җәмәгать тәртибен саклауда батырлык һәм түземлек күрсәткән өчен бүләкләнәләр. «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденына лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре булганда, алардан соң урнаштыралар.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/08/111098/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.