Логотип
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: “Республика Президенты ышанычын акларга тырышачакмын”

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Әхмәтов “Татар-информ” агентлыгына үзенең депутат мандатыннан баш тарту карарына аңлатма бирде. Мәгълүм булганча, ул “Бердәм Россия” кандидатлары федераль исемлеге составында Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган иде.

“Мин – “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе әгъзасы һәм май аенда сайлау алды праймеризында катнаштым, - дип белдерде агентлыкның әңгәмәдәше. – Анда сайлауда катнашучылар тарафыннан миңа игътибар зур булды һәм мин “Бердәм Россия” партиясеннән Россия Федерациясенең VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлегенә кертелдем. Безнең төбәк исемлеген республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкләде. Сайлауларда “Бердәм Россия” ышанычлы рәвештә җиңү яулады һәм миңа Дәүләт Думасы депутаты булу мөмкинлеге бирелде, чөнки мин исемлектә икенче булып бардым. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика Президенты белән минем алга таба эшчәнлек өлкәсе турында фикер алышканда, эшемне республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасында дәвам итүгә өстенлек бирелде һәм шундый карар кабул ителде”, - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.

Шул ук вакытта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы: “Татарстанның агросәнәгать комплексы – Россия Федерациясендә лидерларның берсе. Гәрчә авыл хуҗалыгында, шул исәптән безнең республикада да, проблемалар һәрчак җитәрлек. Бездә киләчәккә җитди проектлар бик күп, аларны алдагы елларда тормышка ашырачакбыз. Президент ышанычын аклар өчен, кулдан килгәннең барын да эшләячәкбез. Шәхсән үземә бу ышаныч аеруча кадерле”.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар