Логотип
Яңалыклар

Марат Бәширов, политолог: «Кешеләрне сайлауга барырга мәҗбүр итәргә кирәк дип саныйм»

Марат Бәширов, политолог: «Кешеләрне сайлауга барырга мәҗбүр итәргә кирәк дип саныйм»

«Татарстанда атмосфера бик тыныч, – дип белдерде Мәскәү кунагы, политехнолог, Дәүләт Думасының Торак-коммуналь хуҗалык һәм торак сәясәте комитеты Экспертлар Советы әгъзасы Марат Бәширов. – Татарстан минем өчен чит төбәк түгел, әти-әнием Чистай районыннан.

Без Казандагы берничә зур сайлау участокларында булганнан соң, Лаеш районының Зур Кабан авылы сайлау участогына киттек. Әле анда да махсус рәвештә арткы ишектән кердек. Күзгә ташланганы – уңайлылык, ишекләрнең ачык булуы һәм барлык плакатларның ике телдә: рус һәм татар телләрендә язылуы иде. Бу бик мөһим. Минем Сахалиннан алып, Россиянең көнъяк төбәкләрендә сайлаулар барышын күзәткәнем булды. Татарстанда сайлаучыларга үзгә мөнәсәбәт. Монда сайлаулар «үтәкүренмәле». Республика җитәкчеләре һава торышы белән дә «тырышкан». Ләкин кайчагында яхшы һава торышы сайлаулар файдасына булмый да. Алай да Татарстанда халык Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда сайлауларда актив катнаша. Бу республикада зур социаль проетларның гамәлгә куелуы белән дә аңлатыла. Кеше үзенә шәхси кагылганда гына тавыш бирә бит ул.

Килүебезнең максаты сайлаулар барышын гына күзәтү түгел, республика  халкының социаль халәтен дә белешү иде. Татарстанда зур проектлар тормышка ашырыла дидек. Шундый зур яңа проектларның берсе – ишегалларын рәтләү. Бу проектларның нәтиҗәсен күрү бер елдан соң кызык булачак.

Сайлауларга килсәк, тагын бер ун елдан аның стркутурасы ук үзгәрер дип уйлыйм. Ул чакта инде сайлаучыларның 90 проценты үз тавышын смартфоннар аша электрон гына бирәчәк. Гомумән, мин кешеләрне сайлауларга килергә мәҗбүр итү яклы. Бу – һәр гражданның бурычы. Ике сайлауда рәттән катнашмаган кешеләргә хәтта штраф та сугарга кирәктер дип уйлыйм».

Фото: https://www.tatar-inform.ru

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар