Логотип
Яңалыклар

​«Мандариннар»ыңа бик сөендек, Ландыш!

Бүген безнең редакциядә әллә нинди күңелле бер ыгы-зыгы. Юк, номер да тапшырмыйбыз. Декабрьнең сигнал саны да килеп ирешмәде әле. Ә Ландыш менә... бәйрәм ясады безгә! Яңа ел алдыннан Кар кызыдай балкып, сөенеч-дулкынланулардан нәзберек чәчәк кебек сыгылып, типография, буяулар исе аңкып торган китаплар күтәреп килеп керде. «Мандариннар». Ландыш Әбүдәрованың беренче китабы! Татарстан китап нәшриятында басылып, әле яңа гына табадан төшкән! Һәм ул иң беренче булып «Сөембикә»ләрдән сөенче алды шулай. Китап тышлыгында сурәтләнгән мандариннар өстәлдәге мандариннар белән ярашып, әллә нинди серле матур натюрморт пәйда булды. Ул китаптан да мандарин исе, Яңа ел исе килә иде. Ашыгып китапны актара башладык. У-уу монда! «Биек үкчә астында» повестен тизрәк укыйсы килә!.. Ымсындырып, кызыктырып тора торган хикәяләрен әйт тагын!.. «Кар кызы», «Мандариннар», «Мәхәббәт җиләге»... Әкиятләр дә бар! Ландышыбыз безгә генә түгел, меңләгән  укучыларына чып-чын Яңа ел бүләге ясаган! Рәхәт булып китте. Мәшәкатьләр, борчулар, авыр уйлар коелды да төште каядыр. Елмаябыз. Сөенәбез. Китапны сыйпап-сыйпап алабыз. «Миңа-миңа!» дип, Ландыш «Мандариннар»ын эләктерергә тырышабыз. Их, тизрәк укыйсы килә!!! Ә Ландыш, елмаеп, оялып, сабый бала кебек бер читтә басып тора. 
Рәхмәт сиңа, Ландыш! Әллә нинди сихри моңга күмдең безне! Яңадан-яңа китапларыңны көтеп калабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    КОТЛЫ БУЛСЫН, ЛАНДЫШ, "МАНДАРИННАР"! Сабыр гына көтәм инде, тәк тә бер килеп җитәр дип...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем бердэн бер сенлем, акыллым, Ландышым! Беренче китабын белэн сине. Тизрэк кулга алып укыйсым килэ "Мандариннарынны". Яна ел мандариннары)

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ландыш акыллым, котлыйбыз. Унышлар тел без!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Котлыйм, Ландыш! Сөенечле хәбәр!

          Хәзер укыйлар