Мамадышта бер хатын-кыз 6 айлык баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Әлеге факт буенча «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
 

Мамадышта бер хатын-кыз 6 айлык баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

8 декабрьдә 32 яшьлек хатын-кыз серкә эссенциясе эчүе турында телефоннан иренә хәбәр итә. Ире тиз арада өенә кайтып, ашыгыч хезмәтләрне чакырта.

Ир-ат 6 айлык баланың үле гәүдәсенә юлыга, ә хатыны аңсыз хәлдә була. Табиблар аны хастаханәгә озаталар, аның шунда йөрәге тибүдән туктый.

Беренчел мәгълүматларга караганда, ул моңарчы үз-үзенә кул салырга тырышуы аркасында психиатрия хастаханәсендә дәваланган булган инде.

Әлеге факт буенча «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре үткәрелә, тиешле экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.  

чыганак: Татар-информ

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...