Логотип
Яңалыклар

МакSимга «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә МакSимга (Марина Максимовага) “музыка сәнгатенә керткән өлеше һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен” “Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Певице Макsим присвоено звание «Заслуженный артист Республики Татарстан»

Таныклык һәм күкрәк билгесен җырчыга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев тапшырды.

Певице Макsим присвоено звание «Заслуженный артист Республики Татарстан»

Тантана Мәскәүдә, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә үтте. «Сез Татарстанда салынган җыр сәнгате традицияләрен лаеклы дәвам итәрсез, яңа дәрәҗәгә күтәрерсез дип ышанам. Безгә башкаланың төп сәхнәләрендә Татарстанның атказанган артистлары исеме ешрак яңгыравы бик ошый», – дип белдерде Равил Әхмәтшин.

Певице Макsим присвоено звание «Заслуженный артист Республики Татарстан»

«Мин бик тырышачакмын. Бу зур җаваплылык. Без шундый зур бүләк алабыз икән – димәк, Татарстанда – иң яхшы укытучылар», – диде МакSим.

Җырчы мәртәбәле исем өчен рәхмәтен белдерде һәм иҗат кешесе өчен югары дәрәҗәдә танылу мөһим икәнлеген җиткерде.

Певице Макsим присвоено звание «Заслуженный артист Республики Татарстан»

Певице Макsим присвоено звание «Заслуженный артист Республики Татарстан»

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар