Логотип
Яңалыклар

“MadeInKazan”: шәһәребезне ничек тагын да уңайлырак итәргә?

“MadeInKazan” проекты быел яңартылып, башкалабыз Казанга янә дөньякүләм дәрәҗәдә танылган белгечләрне җәлеп итәчәк. Шәһәр үсеше белән бәйле төрле юнәлешләр фикер алышуларның төп темасы булачак. Эксперт-классларда башкалабызны тагын да матуррак һәм уңайлырак итү буенча кызыклы идеяләре булган гади казанлылар да катнаша ала.


Хәтерләсәгез, “MadeInKazan”  зур уңыш белән 2010-2013 елларда узган иде. Әмма шуннан соң ул берничә елга тукталып торды. Быел әлеге белем бирү һәм социаль-мөһим проектны яңартып җибәрергә булганнан. 26-27 май көннәрендә урбанистика  буенча танылган белгечләр Казан мәйданында җыелачак. Әлеге чара “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасы утырышы кысаларында узачак.

Казан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов сүзләренчә, Казанга дөньяның төрле почмакларыннан – Европадан, Азиядән, Америкадан,  Африкадан 40ка якын шәһәр мэры, 60ка якын вице-мэр киләчәк. Шулай ук очрашуга Россиянең зур шәһәрләрен җитәкчелеге дә чакырылган. “MadeInKazan” проектын да шуның белән бәйле рәвештә яңартырга булганнар. Шәһәр иҗтимагый транспортының үсеше, урбанизация, территорияләрнең брендингы, туристик маркетинг, хакимиятнең ачыклыгы кебек темаларга сөйләшү үз шәһәрен үстерергә омтылган һәр җитәкчегә кызыклы булыр дип уйланыла.

Абруйлы спикерлар арасында танылган урбанист, Пенсильвания университеты префессоры Вукан Вучик,  Лондонның экс-мэры Кен Ливингстон, Барселонаның экс-архитекторы Хосе Асебильо, күп кенә территорияләрнең брэндларын эшләгән Джереми Хилдрю, альтернатив энергия чыганакларын үстерүче Йоханнесбург мэры Парк Тау һ.б. бар.

Әйткәнебезчә, үзенчәлекле проектта шәһәр үсеше белән кызыксынган казанлылар – студентлар, бизнесменнар, предприятие җитәкчеләре, дәүләт хезмәткәрләре дә катнаша ала. Моның өчен http://madeinkazan.ru порталына кереп теркәлергә һәм анкета тутырырга кирәк.  Урын чикләнгән булу сәбәпле, теләк белдерүчеләр арасында сайлап алу да булачак. 1200гә якын кешегә катнашуны раслап дүртсанлы код җибәреләчәк. Ул – чарага керү билеты булачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар