Логотип
Яңалыклар

Ләйлә апа Кәримованы соңгы юлга озаттык

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа Кәримованы бүген соңгы юлга озаттык.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа Кәримованы бүген соңгы юлга озаттык. Ягымлы, кешелекле, олы йөрәкле апа иде ул. Гомере буе әтисе - патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнгән кеше. Шагыйрь турында истәлекләр барлап халкыбызга җиткерде: әдәби-публицистик әсәрләр язды, әтисенең репрессия елларында кичергән газаплары турында укучыларга җиткерде, документаль фильмнар, спектакльләр төшерүдә булышты. Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлап чыгарылган «Соңгы дәфтәр» китабы да Ләйлә апа тырышлыгы белән дөнья күрде.

Ул гомере буе әтисенең истәлекләрен барлап халыкка җиткерде, шагыйрьнең Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәрендәге каберенә зиярәт кылып яшәде. Әтисенең исемен мәңгеләштерү өчен күп көч куйды. Соңгы елларда шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл куйдыруны кайгыртып йөрде. Андый һәйкәл шагыйрьнең туган авылында – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында гына бар иде бит.

Фатих Кәримнең якташы, күренекле журналист Римзил Вәлиев: «Һәйкәл куелачак, аның урыны да билгеле – Татмедиа янында урнаштырылачак,  Ләйлә апа бу хакта белеп китте», – диде.

Тыныч йоклагыз, Ләйлә апа! Шагыйрь исемен мәңгеләштерү буенча Сез алып  барган матур эшләр киләчәктә дә дәвам итәр. Ә Сез безнең күңелләрдә мәңге яшь, эзләнүчән, тынгысыз шагыйрь кызы булып сакланырсыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар