Әлмәттә балалар әдәбиятын пропагандалый торган урам чарасы үтә

6-10 июньдә Әлмәттә “Бяки Буки” урам әдәби фестивале үткәрелә. Бу хакта Әлмәт муниципаль районының рәсми сайты хәбәр итә.
Урам фестивален “Счастливые истории” хәйрия фонды ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештыра. Күренекле язучылар, шагыйрьләр катнашындагы бу мәдәни чара балалар һәм яшүсмерләргә дип каралган.

Фестивальнең беренче көне Әлмәтнең балалар хастаханәсе территориясендәге паркта башланды. Биредә сабыйларга әкият сөйләделәр. Аквагрим мәйданчыгы һәм аниматорлар эшләде.

Фестивальне уздыруның икенче урыны – “Голубое озеро” санаторий-прафилакторие. Анда әдәби смена эшли башлады.

Россиянең күренекле балалар язучысы һәм шагыйрәсе Анна Игнатова билгеләп үткәнчә, фестивальдә катнашкан баланың киләчәктә каләм әһеле булып китү-китмәве мөһим түгел. “Бу – менә дигән нигез. Мин, мәсәлән, бу әдәби сменада катнашучылардан ак көнләшү белән көнләшәм, чөнки без бәләкәй вакытта мондый чаралар бөтенләй оештырылмый иде”, – диде ул.

Фестиваль кысаларында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм язучы Артур Гиваргизов белән очрашулар, иллюстраторлар, сөйләм техникасы белгечләре катнашындагы мастер-класслар планлаштырыла. 10 июньдә Әдәбият скверында Язучылар аллеясы ачыла. “Счастливые истории” хәйрия фонды директоры Ирина Хөснетдинова сүзләренчә, конкурсларда катнашучыларның барысы да бүләкләнәчәк.

“Грамоталы булу өчен күп һәм төрле әдәбият укырга кирәк. Язучылар, шагыйрьләр белән аралашу исә китапка карата мәхәббәт тәрбияләүнең бер ысулы булып тора”, – дип билгеләп үтте ул.

Күренекле татар шагыйре Роберт Миңнуллин “Татар-информ” МА хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, телне, әдәбиятны, бигрәк тә балалар әдәбиятын пропагандалый, укучыларга җиткерә торган чараларның барысы да мөһим. Аларның формасы төрле булырга мөмкин. Урамда уздырыламы ул, бинадагы залдамы – анысы алай ук мөһим түгел. Балалар файдасына булса, - уздырырга кирәк, дип саный ул.

“Без яшь чакта районнарга, авылларга бик еш бара идек. Иң элек фермага барып, савымчылар, терлекчеләр белән, җәен кырга чыгып, комбайнчылар, механизаторлар белән  очрашабыз. Мәктәпләргә барып, укучылар белән дә аралашырга өлгерәбез”, – дип искә алды шагыйрь яшьлек елларын.

Роберт Миңнуллин әйтүенчә, халык арасында әдәбиятны популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар элек тә бар иде, хәзер дә еш уздырылып тора. Мисал итеп ул Казанда үткәрелгән “Әдәби ишегалды” проектын китерде. “Аларның берсенә үземнең дә барып кайтканым бар. Әмма мин анда чыгыш ясамадым, читтән күзәтеп кенә тордым. Халык бу чарага күпләп җыела. Тыңлыйлармы-юкмы – анысы инде икенче мәсьәлә”, – диде агентлык әңгәмәдәше.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    6449
    0
    96
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    9012
    0
    72
  • 4009
    0
    48
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3382
    3
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи