Логотип
Яңалыклар

Әлмәт районы башлыгы Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирде

Иртәнге сигездә ачылган тавыш бирү участокларына сайлаучыларның яхшы кәеф белән килүләре куандыра. Шундыйлар арасында Әлмәт шәһәре һәм районы башлыгы Айрат Хәйруллин да бар. 5 нче гимназиядә урнашкан 781 нче сайлау участогына килгән җитәкче башка сайлаучылар кебек үк теркәү һәм тавыш бирү процессын узганнан соң Әлмәт массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларының сорауларына җавап бирде, дип яза районның "Әлмәт таңнары" электрон матбугат чарасы.

"Бүген искиткеч шәп һава торышы, шундый ук кәеф тә. Шәхсән үзем күпсанлы актив әлмәтлеләргә кушылып, ышаныч белдергән сәяси партия һәм партияне тәкъдим иткән вәкилгә тавыш бирергә килдем. Мин ышанам – бүген безнең район һәм шәһәр халкы сайлаган һәм сайлаячак мөмкинлек якты киләчәккә илтәчәк. Гомумән, сайлауларда катнашу – ул һәр кешенең граҗданлык бурычы дип саныйм. Чөнки бары тик шул юл аша без илебезнең киләчәген билгелибез", – диде Айрат Хәйруллин бердәм сайлау көненә булган фикерен белдереп.

Сайлау участогына Айрат Хәйруллин берүзе килгән иде. Ул тормыш иптәшенең уллары бераз авырып китү сәбәпле әлегә килә алмавын, ләкин соңрак һичшиксез шул ук участокка килеп тавыш бирәчәген әйтте.

Журналистлар белән аралашкан вакытта район башлыгы аерауча кызыксыну белән гимназия телевидениесендә эшләгән иҗат вәкилләре сорауларына да җавап бирде. Яшь журналистлар район башлыгына бүген шәһәребездә булдырылган яңа мөмкинлекләр өчен рәхмәт әйттеләр, бигрәк тә яшьләрне төзелеп килүче велосипед юллары, «Дай пять!» – «Бир бишне!» программасы, яңа парклар һәм шәһәр пляжы сөендергән булып чыкты.

"Проектлар күп, ләкин безнең максат иң беренче чиратта халыкның яшәү шартларын яхшырту, тормыш дәрәҗәсен үстерү һәм белем сыйфатын арттыру. Моның өчен сез хәзер үк үз юлыгызны сайларга тиешсез һәм ул юл туган шәһәрегездә, төбәгегездә файдалы шәхес булып, биредә төпләнеп калуга юнәлтелгән булса тагын да яхшырак булачак", – диде Айрат Хәйруллин.

чыганак - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар