Логотип
Яңалыклар

Җәлилчеләргә чәчәкләр китерделәр

25 августта Казанда җәлилчеләрне искә алдылар. Бөек Ватан сугышы елларында, моннан 71 ел элек бу көнне Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән унбер татар кешесенең исемнәре Казанның 1 Май мәйданында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янындагы барельеф ташларда язылган.
 
Ел саен 25 августта татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр сала, фашистларга каршы көрәштә гомерләре өзелгән татар офицерлары батырлыгын искә ала. Быел да 1 Май мәйданында узган бу чарага Татарстанның күренекле мәдәният, сәнгать һәм дин әһелләре, фашистлар кулыннан һәлак булган ватандашлырыбызның туганнары җыелды. Абдулла Алиш, Абдулла Батталовның туганнары, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан чыгыш ясады.

Солтан ИСХАКОВ фотолары

сылтама: http://intertat.ru/tt/multimedia-tt/item/47939-%D2%97%D3%99lilchel%D3%99rg%D3%99-ch%D3%99ch%D3%99kl%D3%99r-kiterdel%D3%99r.html

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар