Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия: Әни "Аллаһы Тәгалә мине яратса, матур җәйдә, сандугачлар сайраган вакытта үлеп китсәм ярар иде", дип теләде

Әлфия Авзалованың кызлары Зөлфия белән Гүзәл әниләренең өчесен ул яшәгән өйдә үткәрергә телиләр.

“Әнине җирләгән көнне шулкадәр сандугачлар сайрады. Сүз әйтергә бирмиләр – сайрыйлар, - дип искә ала татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым әнисенең җеназа мәрасиме уздырылган көнне. - Икенче көнне зиратка бардык. Сайрыйлар. Әни гел: “Аллаһы Тәгалә мине яратса, матур җәй көннәрендә үлеп китсәм ярар иде, - дип әйтә иде. - Сандугачлар сайраган вакытта”, дип. Ул әйткәнчә булды да - Изге айда үлеп китте. Әнинең урыны җәннәттә дип ышанам”.


17 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залыннан Әлфия Авзалованы 2 меңләп кеше озатты. Яңа татар бистәсе зиратына барырга дип билгеләнгән ике автобуска сыймаган халык такси яллап зиратка килә. “Кичке җиделәргә кадәр халык агымы тынып тормаган, без әнине җирләп кайтып киткәч, кабере янына 500ләп кеше килгән. “Демонстрация кебек иде”, дип әйттеләр”, - дип сөйли Зөлфия ханым.


Ул Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевтән башлап, республиканың барлык җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Аның Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга да, Филармония директоры Кадим Нуруллинга да рәхмәтләре чиксез.


“Әни кешеләргә рәхмәтле була белде. Без апам белән әни кебек булырга – кешеләргә рәхмәтле булырга тырышабыз. Әни авырып ятканда сәдакалар тараттык, догалар укыттык. Үзебезчә тырыштык инде. Аллаһ кабул итсен инде, әнинең урыны җәннәттә булсын”, - ди Зөлфия.


“Без әнине үзе хыялланганча җирләдек. Үлемтекләре әле дә тора - ул аны үзе алган булган, - дип дәвам итә ул. - Әни бит әйтте: “Мине кәфенлек белән түгел, концерт күлмәгем белән озатыгыз”, диде. “Халык мине күрсен, озатканда җырларым яңгырап торсын”, диде бит. “Бәлки мөселманнар бигүк риза да булмаслар, әмма мин халык җырчысы - халык мине үзе озатырга тиеш”, диде Шуңа күрә купшы җеназа мәрасиме уздырдык”.


Әлфия Авзалова үзен җирләү тәртибе һәм “концерт күлмәге” турында күп кешеләргә әйтеп калдырган. “Соңгы ун елда ул гел шуны әйтте. “Мин үлеп китсәм”, дип гел үлеме сөйли иде”, - ди Зөлфия.


Әлфия Авзалованың ике кызы – Гүзәл белән Зөлфия - балалары белән бергә зиратка көн саен йөриләр. Якшәмбе көнне, зираттан кайтышлый, Илһам Шакиров янына да кереп чыкканнар. “Илһам абыйның бит янында утыру да рәхәт. Әни белән утырган кебек булдык. Биш минутка дип кергән идек – бер сәгатьләп утырылды”, - ди Зөлфия.


Әлфия Авзалова авыр хәлдә хастаханәдә ятканда кызлары аны, сиделкалар ялламыйча, чиратлап үзләре генә сакладылар. “Әни, мәрхүмкәебез, кырык көн ятты. Ул бит бөтенесен аңлап ятты, күреп ятты. Без аның белән көн-төн җырлый идек”, - ди Зөлфия.


Ул хәзер әнисе бүлмәсендә, әнисе яткан урында йоклый. Әнисенең төшенә кермәвен ризалыгыннан дип ышана. “Әле гүрдә өч көн генә, бездән риза булып ятадыр”, - ди.


“Әни безне беркайчан да алдашмагыз, беркайчан да урлашмагыз, дошманга да “Исән-сау бул” дип әйтегез, дип өйрәтте. “Бөтен кешегә яхшы булып бетә алмасаң да, Аллаһы Тәгалә бөтенесен күрә”, дия иде. “Кеше ни генә әйтсә дә, аңа каршы начар сүз әйтмәгез” дип өйрәтте. “Синең миңа эшләгән бар усаллыкларыңны кичерәм диюең белән син Аллаһның рәхмәтенә ирешәсең”, дия иде. Үзе дә шулай яшәде - бу безгә дә күчкән. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын!” – ди Зөлфия.

Рузилә МӨХӘММӘТОВА

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66368-%D3%99lfiya-avzalovanyi%D2%A3-kyizyi-z%D3%A9lfiya-%E2%80%9C%D3%99nine-%D2%97irl%D3%99g%D3%99n-k%D3%A9nne-sandugachlar-sayradyi%E2%80%9D.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Реклама
Хәзер укыйлар
  • «Таккан белән теккән кебек без...» – Кайнана белән ничек торасың син? Минем сыман гомер буе бием белән яшәгән, башкалар кайнаналарын сөйләгәндә сүзгә кушылмаган кешегә бу сорауны бик еш бирәләр. Җавабым гел бер була минем: – И-и, рәхәт бит аның белән! – дим. Чын күңелдән әйтәм! Бер риясыз...
    4466
    10
    114
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 8   Рәфис тә, кайнатам да туасы баланың малай булуын  бик тели иделәр.  Ирем: «Малай тусын, Алладан сорап дога кыл әле», – дип, авылдагы сукыр Фәния карчыкка сәдака да илтеп бирде. Ул заманда туасы баланың кызмы, малаймы икәнен алдан белеп булмый иде шул...
    13015
    2
    90
  • «Ирең яратсын дисәң, кайнанаңны ярат» – Бу – төп нигез. Ишле гаилә! Эшле гаилә! Монда килгән-киткән кеше дә бик күп булыр. Ә син шушы йортның хуҗабикәсе булырсың! Әнинең – кайнанамның туйда әйткән бу сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Ул көнне ишеткән теләкләрнең бик күбесе күптән онытылды, ә әнинекеләрне гомерлеккә хәтерләп калганмын. Матур тормышның башы шушы сүздән үк башлангандыр.
    2757
    9
    88
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11 Көн артыннан көн, ай артыннан ай узды. Икенче балама көмәнле вакытымда без, кайнана белән кайната яшәгән йорттан башка чыгып, үз йортыбыз белән яши башлаган идек...
    11093
    13
    75
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 10  Мин, иремне уятмаска тырышып, куенымда мыш-мыш килеп йоклаган баламны саклык белән агач караватка китереп салдым. Өстемдәге пальтомның төймәләрен чишеп, чөйгә өлдем. Урамда апрель башы булуга карамастан бик суык иде шул, кар да эреп бетмәгән. Салкын төндә печән өстендә баламны кысып кочаклаган килеш төн кундым бит.
    13601
    4
    73
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 29 сентябрь 2022 - 14:49
    Без имени
    Очень жизненно интересная история!👏👏👏
    Үз кызы итеп кабул итте
  • 29 сентябрь 2022 - 13:17
    Без имени
    Искиткеч шагыйрэ!
    Лена Шагыйрьҗан шигырьләре
  • 29 сентябрь 2022 - 20:53
    Без имени
    ФӘгыйләүүүүү, сез кая?) дәвамын көтәбез бит, һаман язмыйсыз. Языгыз инде, тизрәк укыйсы килә биииииит!!!!😻
    Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11
  • 28 сентябрь 2022 - 08:57
    Без имени
    Эчә инде ул,туктамый хәзер.Алма агачыннан ерак төшми шул.Ераграк тәгәрәгәне бик сирәк аның.Бер ни эшли дә алмыйсыз,кызганыч.Ә кызыгыз,нәрсә булса да булыр инде диеп,буйсынган тормышы белән....
    Бүре баласын бүреккә салсаң да...
  • 27 сентябрь 2022 - 18:49
    Без имени
    Кияугэ чыкканда баласы бар икэнен белмэдегез мени? Ул беренче хатыны хэм баласы янына кире китэргэ дэ момкин, беренче хатын Аллахтан
    Баладан көнләшәм
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда