Әлфия Авзалова: «Мин халкыма ачык»

20 сентябрьдә Яңа татар бистәсе зиратындагы күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалова каберенә таш куелачак. Ачылу тантанасы — 10.00 сәгатьтә. Кабер өстенә куеласы таш сәхнә рәвешендә эшләнгән һәм анда җырчының образы сурәтләнгән. Һәйкәлнең скульпторы – Фәнил Вәлиуллин. Әлфия Авзалова яшәгән йортка куелган истәлек тактасын да ул ясаган иде.
Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерүгә һәм иҗади мирасын саклауга юнәлтелгән эшчәнлек белән журналистларны җырчының кызлары һәм җырчы исемендәге фонд вәкилләре таныштырды. Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды легендар җырчының вафатыннан соң кызлары тырышлыгы белән оештырылган иде. Фондның президенты – Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.
Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова әйтүенчә, кабер өстенә куеласы һәйкәл-таш җырчы үзе васыять итеп калдырганча итеп ясалган. «Әни 25 ел дәвамында мин Казанга кайткан саен табын артына утыргач җентекләп безгә васыятьләрен җиткерә иде. Кайткан саен озату мәрасимендә киертеләсе һаман да шул бер күлмәген күрсәтте. «Зиратта мин менә шулай басып тора торган урын табыгыз. Мине халкым күреп торсын. Мин халкыма ачык», – дия иде. Без әни сүзләренә туры килә торган, кешегә күренә торган урын сайладык. Әлегә барысы да ул әйткәнчә бара», – ди Әлфия Авзалованың кызы.
Фондның тагын бер зур эшчәнлеге — «Әлфия Авзалова» дип аталган затлы китап чыгарылды. Хәзер ул рус һәм инглиз теленә тәрҗемә ителә.
Фонд тарафыннан Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль дә үткәрелде. Октябрь аенда аның икенчесе старт алачак һәм ул Татарстан районнарына экспедиция форматында үткәреләчәк. Фестивальнең гала-концерты 2020 елның көзенә планлаштырылган.
Фондның киләчәк планнарына килгәндә, Казанда Әлфия Авзалова исемендәге сәнгать үзәге ачылырга мөмкин. «Без Әлфия Авзалова исемендәге мемориаль сәнгать үзәге турында хыялланабыз. Бу үзәктә мастер-класслар, тематик кичәләр уздырылыр иде. Үзәкнең бер өлеше музей булачак. Без анда әнинең костюмнарын, музыкаль аппаратурасын, ул җырлаган микрофоннарны куяр идек», — дип хыяллана җырчының кызы.
Фото: ТИ. Салават Камалетдинов
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.