Логотип
Яңалыклар

Әлфия Авзалова безнең арадан киткәнгә 3 ел тула

Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың вафат булганына 15 июнь көнне 3 ел тулачак.

Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Әлфия Афзалованың вафат булганына 15 июнь көнне 3 ел тула. Ул озакка сузылган авырудан соң 84 яшендә бакыйлыкка күчте.

15 июнь көнне сәгать 3 тә аның Казанның Яңа Татар бистәсендәге зиратындагы кабере янында якын кешеләре җыелачак: туганнары, дуслары, сәхнәдәшләре, җыр сөючеләр. Җырчы рухына дога кылыначак, туганнары һәм сәхнәдәшләре аның хакындагы җылы хатирәләре белән уртаклашачак. Бу хакта Тукай исемендәге Татар дәүләр филармониясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Бик күпләр: «Татарда аның кебек моңлы җырчы башка юк», – дип саный. «Картаямыни соң йөрәк», «Сагыну», «Ак чәчәкләр», «Җидегән чишмә», «Яратам» һәм башка бик күп җырларны без бары тик татарның шушы мәшһүр җырчысы башкаруында хәтерлибез, яратабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар