Логотип
Яңалыклар

Лениногорскида 614 кеше беренче тапкыр тавыш бирә

Бүген лениногорскилылар бердәм рәвештә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлый. Район һәм шәһәр әлеге мөһим вакыйгага тулысынча әзер, дип яза “Заман сулышы”.

Иртәнге сәгать сигездә Лениногорск муниципаль районындагы барлык сайлау участоклары үзенең эшен башлап җибәрде. Алар шәһәрдә – 24, районда – 33 әү. Гадәт буенча, иң беренче булып өлкән яшьтәгеләр һәм вахта белән эшкә китүче нефтьчеләр килә. Якынча мәгълүматларга караганда, сайлауларга шәһәрдә – 48 мең 853, районда 16 мең 836 сайлаучы килергә тиеш. Шәһәрдә - 614, районда 288 кеше беренче тапкыр тавыш бирә.

Бәйрәм чаралары шәһәрнең төрле почмакларында да узачак. Сәгать 12 дә үзәк мәйданда концерт башланды, шулай ук төрле конкурслар һәм викторина булачак.

чыганак - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар