Логотип
Яңалыклар

Легендар пешекче Юныс Әхмәтҗанов яшь талантлар тудыра

7-8 ноябрьдә Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләрнең VI халыкара турнирының финал ярышлары булып үтте. Бу бәйгене Татарстан Республикасы хөкүмәте, Казан шәhәр мэриясе ярдәмендә Казан шәhәренең Рестораторлар hәм отельерлар ассоциациясе hәм Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты оештыра.

Бу чара профессияләрен пешекчелек белән бәйләргә теләүче яшьләр арасында елдан-ел популярлаша, катнашучылар саны да арта. Быелгы уздырылган бәйгегә Россия hәм чит илләрдән 400 ләп гариза кабул ителгән, финалга бары 8 катнашучы узган. Алар – Мәскәү, Астана, Алматы, Истра, Казан, Әлмәт, Саба районнары вәкилләре. 


7 ноябрьдә финалистлар Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан «Алтын күл» залына җыелды. Яшь талантлар күпсанлы журналистлар, кунаклар, экспертлар, остазлар күз алдында үзләре уйлап тапкан рецепт буенча уникаль ризык әзерләп, жюри карамагына чыгардылар. Бәйгедән туры трансляция алып барылды. Катнашучыларның hәрберсенә остазлар билгеләнгән иде. Казанның иң яхшы шеф-поварлары шәкертләренә  киңәшләрен биреп торды. Конкурсантлар ризык әзерләү белән бергә, эшләренә презентация дә уздырырга тиеш иделәр. Финал ярышлары бик киеренке шартларда узды, чөнки ризык әзерләү вакыты чикләнгән, соңга калган минутлар ризыкка куелган баллны киметте. Бәйге көне буена сузылды: төшкә хәтле беренче дүрт финалист ярышса, көннең икенче яртысында калган финалистлар ризык әзерләде. 


8 ноябрьдә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Конкурста катнашкан hәр финалист өчен махсус номинация билгеләнде, кыйммәтле «Robot Coupe»дан профессиональ миксерлар бүләк ителде. Казан шәhәре hәм Татарстан Рестораторлар hәм отельерлар ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов үз чыгышында уздырылган бәйгенең мөhимлеген ассызыклады, чит илдән килгән кунакларны сәламләде: – «Бу турнир – безнең төбәктә кунакчыллык индустриясен hәм кулинарияне аерым өлкә буларак үстерү юнәлешендә алып барган эшебезнең аерылгысыз өлеше», – дип искәртте ул.

Җиңүчене игълан иткән мизгелләрдә вакыт тукталып калган кебек булды. Ниhаять, халыкка бәхетле яшь пешекченең исемен игълан иттеләр. Ул – Казан сәүдә – икътисад көллияте студенты  Зилә Азмуханова. Җиңүчегә  бүләкләр белән бергә Novikov Schoolда белем алуга юллама тапшырылды. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар