Логотип
Яңалыклар

Күзәтүчеләрнең ачык штабы оештырылган

Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин Бердәм мәгүлүмат үзәгендә уздырган очрашуында беренче тапкыр күзәтүчеләрнең ачык штабы оештырылуы турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин Бердәм мәгүлүмат үзәгендә уздырган очрашуында беренче тапкыр күзәтүчеләрнең ачык штабы оештырылуы турында хәбәр итте. Төрле сәяси партияләргә кагылышы булмаган иҗтимагый оешмалардан тәкъдим ителгән өч меңгә якын күзәтүче Татарстандагы сайлау участокларында эшли. 

Әлеге штабны оештыруда сайлау процессы белән кызыксынган һәркем катнаша алган. Алар арасында сәясәт белгечләре дә, социологлар да, төрле катлам һәм оешма вәкилләре дә бар. Штабның максаты - сайлау процессындагы төп этапларны күзәтү. Штабның кайнар линиясе дә эшли.

Әлеге штабны оештыруда сайлау процессы белән кызыксынган һәр кеше катнаша алган. Алар арасында сәясәт белгечләре дә, социологлар да, сәяси партия вәкилләре дә, башка төрле катлам һәм оешма вәкилләре дә бар. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/19308

Анатолий Фомин  белдерүенчә, ачык штаб күзәтүчеләре тарафыннан әлегә бернинди тәртип бозу очраклары да теркәлмәгән. 

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар