Күзләре начар күргән инвалид сайлаучылар бюллетеньнне трафарет аша тутыра

Кандидатлар һәм партияләр турындагы мәгълүматны исә алар Брайль шрифты белән эшләнгән махсус стендлардан белә ала.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителгәнчә, бүген, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлау барышында, күзе күрмәүче сайлаучылар махсус трафаретлар аша тавыш бирә. Кандидатлар һәм партияләр турындагы мәгълүматны исә алар Брайль шрифты белән эшләнгән махсус стендлардан белә ала.

Трафаретлар ТР ҮСК заказы буенча эшләнгән һәм күзе күрмәүче сайлаучылар компактлы рәвештә яшәгән урыннардагы сайлау бүлекчәләренә тапшырылган. 

Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлаучылар исемлегендә 300 меңләп инвалид сайлаучы теркәлгән. Сайлауларны оештыручыларның бурычы - инвалид сайлаучыларның хокукларын гади сайлаучыларныкы белән бертигез дәрәҗәдә тәэмин итү. Андый сайлаучы да сайлаулар турында бөтен мәгълүматлы алырга тиеш, сайлауның кайда үткәнен, үз кандидатларын белергә тиеш һәм сайлау мөмкинлегенә ия булырга тиеш, диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары В. Каменькова.

чыганак - http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/18/126253/

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2196
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5958
    2
    86
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан