Көзге ярминкәләрдә сатылачак авыл хуҗалыгы продукциясенең бәяләре билгеле булды

Быел Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү өчен 10 мәйдан билгеләнгән, Чаллыда - өч. Шулай ук Яшел Үзән районында "Яңа Тура" технополисы мәйданчыгында да сәүдә оештырылачак.
2015 елда Казанда һәм Чаллыда 34 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде, аларга 1,5 млрд сумнан артык продукция китерелде дип искәртте министрның беренче урынбасары. Моннан тыш, агымдагы елның язында 17 ярминкә оештырылды.
"Быел Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча крестьян-фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалык продукциясен көн саен сату өчен 7 сәүдә мәйданчыгы төзелә һәм төзекләндерелә", - диде Титов.
Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов итне һәм ит продукциясен ярминкәгә районнарда ветеринария-санитар экспертиза үткәч кенә алып килү рөхсәт ителә диде. Ул бушлай үткәреләчәк. "Итне элгечләргә эленгәч килеш алып килергә, автомобиль транспорты санитар эшкәртү узарга тиеш", - дип ачыклык кертте ул.
Ярминкәдә хуҗалыклардан сөт сату рөхсәт ителә. Сәүдә урыннарында сөтне куллану алдыннан кайнатырга кирәклеге турында язулар булырга тиеш. Сөтне кранлы термосларда алып килергә кирәк. "Казанның һәр мәйданчыгында ветеринария хезмәте вәкиле куелган таләпләр үтәлешен тикшерәчәк", - дип ышандырды Баш ветеринария идарәсе башлыгы.
Киңәшмәдә продукцияләрне нинди бәядән сату буенча тәкъдимнәр белдерелде. Аерым алганда, кош итенең килосы 115 сум, күркә ите - 235, сыер ите - 250-300, дуңгызныкы - 230-270, сарык ите - 320-380, югары категорияле йомырканың дистәсе - 45-55 сум, сөтнең литры - 28-30 сум, каты сырлар - 280-330, атланмай - 300 сум, шикәр комы - 44 сум, югары сортлы он - 20 сум, карабодай ярмасы - 49 сум, бәрәңге - 10 сум, кишер - 12-15 сум, кызыл чөгендер - 12-15 сум, суган - 17-18 сум, кәбестә - 8-10 сум, бодай - 9 сум, арпа - 8 сум, арыш - 6 сум, балык (карп) - 150 сум.
чыганак - http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
-
17 август 2022 - 08:30Без имениГел дорес сузлэр генэ сойлисенИлсөя Бәдретдинова әйтсә, каты әйтә!
-
16 август 2022 - 17:54Без имениМин сезнең өчен бик шатмын, бер-берегезне кабат тапкансыз.Ике туй – бер ир
-
15 август 2022 - 20:31Без имениУземнең телем сынып бетте моны укыганда.Баланы сөйләшергә өйрәтәбез!
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.