Логотип
Яңалыклар

Кырым мөфтияте хәләл ризыкларда дуңгыз ите табылу фактларын ачыклаган

Мөфтият хәбәренә караганда, ялган хәләл продукция РФ материк өлешеннән кертелә.


Кырым Диния нәзарәте Роспотребнадзорга хәләл дип сатылучы кайбер ит ризыкларының ялган булуы турында шикаять җиткергән. Продукция тиешле сертификатларсыз сатыла, аның составында дуңгыз ите бар, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.

"Шикаять кайбер кибетләрдә "Хәләл" билгесе булган ит полуфабрикатларының сатылу фактлары буенча язылган. Моннан тыш, "хәләл" дип казылыклар, пилмәннәр, пешкән ит сатылган, аларның тиешле сертификатлары юк, алар шәригать кануннарын бозып җитештерелгән", - диелә хәбәрдә.

Мөфтият Роспотребнадзорга шикаять язып, аның әлеге ризыкларны җитештерүчеләргә карата чаралар күрүен таләп итә.

Кырым Диния нәзарәте мөселманнарны хәләл ризык сатып алганда игътибарлы булырга өнди. Ризыкларның составын җентекләп тикшерергә һәм Кырым диния нәзарәтенең "Хәләл" логотибы булган ризыкларны гына алыга киңәш итә. Мөфтият хәбәренә караганда, ялган хәләл продукция РФ материк өлешеннән кертелә. 
сылтама: http://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар