Логотип
Яңалыклар

Куркыныч «незамерзайкалар»

Үзегезнең дә игътибар иткән бардыр: көннәр суыта башлау белән, юл буйларына әрдәнәләп 5 литрлы пластик шешәләр өеп куялар. Шешедәге зәңгәр төсле сыекча – салкында машиналарның тәрәзәсен юу өчен кулланылучы сыеклык. Бәясе дә арзан гына – 100-150 сум. Автомобиль йөртүчеләр бик рәхәтләнеп сатып ала аларны. Яратмыйча, исе дә артык кискен түгел, арзан да.

Ә бит составында метил спирты булган бу сыекчаларны Россиядә сату гомумән дә тыелган. Метил спирты – организм өчен бик көчле агу санала. Аның тагын бер мәкерле үзлеге – ул организмда туплана килә. 50 мл метанол эчкән кеше сукырая, ә инде организмга 100 мл метанол керсә, ул үләчәк. Машинасына метаноллы сыекча салган кеше озак вакыт дәвамында аның парын иснәп, сәламәтлегенә зыян китерә.

Россиянең Татарстан буенча кулланучылар күзәтчелеге органы тикшергән бериш үрнәкләрдә метанол күләме тиешле нормадан 58, ә кайсыбер очракларда 902 (!) тапкырга артык булып чыккан.

Мәсәлән, «Super Tech» -30°С (яшел төстә, этикеткасында җитештерүче адресы: 601108, Владимир өлкәсе, Петушки районы, Новое Аннино авылы, Центральная урамы, 22 нче йорт) сыеклыгында метанол нормадан 902 тапкыр артык дип табылган. Аны Апастагы хосусый эшмәкәр Н. В Фәйзуллинның «Автозапчасти» кибетендә сатканнар.

Инде хәзер нинди сыеклык сатып алырга, яхшысын ничек аерырга дип сорау бирүчеләргә җавап шул: сатып алганчы, составын ныгытып укырга кирәк. Анда метил спирты түгел, изопропанол булырга тиеш. Дөрес, аның исе үтә дә зәһәр, бәясе дә бар (5 литрлы сыеклыкта метанолның үз бәясе 25-30 сум булса, изопропанолның шундый ук шешәдәге үз бәясе генә дә 100-150 сум). Искә һәм тәмгә дә этил спиртыннан берни белән да аерылмаган метил спиртыннан үзгә буларак, изопропанолны ни тәҗрибәле эчкечеләр дә эчә алмый, коточкыч тәмсез.

Фотода: Татарстан территориясендә сатудан алынган иң куркыныч тәрәзә югычлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар