Кунакханәне ничек атыйбыз?

Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты Болгарда төзелүче яңа кунакханәгә исем уйлап табу буенча бәйге игълан итә.
Шәхри Болгарда кунакханәләр – караван-сарайлар – унынчы гасырда ук булган. Ераклардан Болгарга килгән юлчылар шунда туктаган, ял иткән. Сөйләшү-аралашу, элемтәләр урнаштыру, сәүдә килешүләре төзү – болар барысы да шушы кунакханәләр диварында үткән. Караван-сарайлар килүчеләр өчен карантин үтү урыны да булган: йогышлы чирләрдән каланы шулай саклаганнар...

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда быел  Болгарга туристлар килү 40 процентка арткан. Казанда су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә генә дә Болгар тыюлыгы 60 мең кунакны кабул иткән.

Яңа кунакханә комплексы исә Болгар шәһәрчеген озаклап, иркенләп, ашыкмыйча карарга мөмкинлек бирәчәк. Читтән кайтучылар ата-баба туфрагында, тарихи Ватаннарында таң каршылап, бу якларның табигатенә дә сокланып китә алачак. Кунакханә янында нәкъ үткән чорлардагыча Ак мунча эшләячәк...

Кунакханәнең исемендә бу тарихи җирлек чагылырга тиеш. Ул исем кунакларны чакырып, тартып торсын, ерактан танылсын.

Үзегез тәкъдим иткән исемнәрне 2015 елның 1 октябренә кадәр җибәрә аласыз. Җиңүчене 1 ноябрь көнне игълан итәчәкләр. Кунакханә төзелеп беткәч (ә аның ишекләре 2017 елның җәендә ачылыр дип көтелә), җиңүче өч көн шушы кунакханәдә иң кадерле кунак булачак. Бүләкләр бу гына түгел әле...

Бәйгенең шартлары белән якыннанрак танышу өчен: http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs_bolgar.htm
 
 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 20 июнь 2021 - 07:03
    Без имени
    Дауамын языгыз
    Сигез сумлык үтүк
  • 18 июнь 2021 - 22:51
    Без имени
    Төкерә хәзер сиңа Әсмабикә!
    Әсмәбикәм, гафу ит!
  • 19 июнь 2021 - 04:36
    Без имени
    Эйе. Молодец Физвлия апа.
    Әсмәбикәм, гафу ит!
  • 19 июнь 2021 - 07:00
    Без имени
    Бик килешәм
    Ике куллы һәм дүрт куллы
  • 19 июнь 2021 - 09:10
    Без имени
    Ирегез чүп түгә, почта ящигын карый, аның өстенә ашарга пешерүдә дә катнаша икән, тагын сез ни көтәсез аңардан?!Эшлидер бит?! Иртән жыенып документ-телефоннарын онытмыйча чыгып китә алсалар бик рәхмәтле булырсың ирләргә, аларны табигать шулай яраткандыр күрәсең.
    Ике куллы һәм дүрт куллы
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан