Логотип
Яңалыклар

Кукмара районында янгында 20 яшьлек кызның гомере өзелгән

Кукмара районы Лельвиж авылында 140 квадрат метр мәйданда йорт яны корылмалары янган.

Янгынны сүндергән вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 20 яшьлек кызның янган гәүдәсенә тап булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Янгын турында хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына бүген 10.57 сәгатьтә барып ирешә. Кызның үлем сәбәпләре ачыклана.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/28/149204/
чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар