Кукмара районында ике машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән

Кукмара районында ике машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәтенә Кукмара – Мамадыш юлының 10нчы километрында Люга авылы янында “Фиат” һәм 14нче модельле “Лада” автомобильләренең маңгайга маңгай бәрелешүләре турында хәбәр алынган. Бәрелешүдән автомобильләрнең берсе янып киткән. Шуның аркасында, ике кеше зыян күргән.

Урынга 117, 4нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килеп, гидравлик җиһаз ярдәмендә зыян күрүчеләрне алган һәм медиклар кулына тапшырган.

Янгынны сүндереп, автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергәннәр.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/22/150807/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...