“Крутушка” VII Халыкара этник фестиваленә барыйкмы?

21-23 август көннәрендә Казан янындагы “Байтик” лагеры территориясендә “Крутушка” VII Халыкара этник фестивале уздырылачак.
Фестиваль программасы заманча этник музыка белән танышу, мастер-класслар, һөнәрчеләрнең эшләреннән ярминкә, төрле арт-проектлар, күргәзмәләр, театральләштерелгән һәм биюле тамашалар, кинофильмнарны презентацияләү, иҗади очрашулар һ.б. үз эченә ала.“Крутушка”ның катнашучылары һәм кунаклары арасында “Miqayel Voskanyan & Friends Band” (Әрмәнстан), “Жили-были” ансамбле белән Сергей Старостин, “Африканда”(Африка – Россия илләре), “Samhey” (Россия – Әфганистан) төркемнәре,”Seven/Eight band” Мәскәү этник-джаз проекты һ.б. бар.
Фестивальдә тамашачылар татар, керәшен, рус, мари, чуваш, удмурт, мордва халыклары музыкаль традицияләре белән таныша алачак. Эстониядән килгән сету вәкилләреннән торган “Sõsarõ” ансамбле, Польшадан “Maciej Filipczuk & Goście Weselni” төркеме бәйрәмнең күрке булачак, дип ышандыра оештыручылар. Башкортстанның “Сал Урал” ансамбле җырчылары бугаз белән җырларга өйрәнергә теләүчеләргә мастер-класс тәкъдим итәргә ниятли, Мәскәүнең “Репей” төркеме рус кубызында уйнарга өйрәтәчәк.
Казанлылар Крутушкага 78 нче номерлы автобуста барып җитә ала. Шулай ук фестиваль дәвамында шәһәрдән махсус автобус та җибәреләчәк. Шәхси транспорт өчен саклана торган машина кую урыннары булдырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/23/111549/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.