Логотип
Яңалыклар

Күрәселәр бар әле: Зәйдә көрәш кыза

"Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылучы көрәш ярышында бил алышулар быел да, узган турнирдагы кебек, ачылыш тантанасыннан соң гына башланды. Беренче көрәшчеләр келәмгә чыкканда көннең төшкә авышуын күз алдына китерсәң, барлык көрәшчеләрнең 420 булуын кабат искә төшерсәң, Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда бил алышулар төнгә кадәр дәвам итәргә дә мөмкин.

Турнирның тантаналы ачылышында көрәшчеләрне һәм спорт тамашасы кунакларын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, татарча көрәш федерациясе җитәкчесе  Марат Әхмәтов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов котлавын, елның иң яхшы көрәшчеләре, тренерлар, команда вәкилләре һәм каләм әһелләренең дә бүләкләнүен хәбәр иткән идек. Тантаналы рәвештә сүз алучылар Зәй районында көрәшнең үз тарихи үткәне, спортка карашның югары дәрәҗәдә булуын, ә ошбу турнирның иң дәрәҗәле бил алышулар рәтендә икәнен кат-кат ассызыклады.

 

 

 

Муса Җәлил истәлегенә турнир Зәйдә моннан 19 ел элек уздырылган булган инде. Ул вакытта ничек булгандыр – күрмәгән чарага бәя бирергә алынмыйм, ә быел Зәйләр ярышка зурдан кубып әзерләнгән. Ярышларны оештыру эше кичә генә башланмавы, зур чыгым һәм, иң мөһиме, тырышлык куелуы күренеп тора. Нәтиҗәсе күз алдында – боз сараенда авылча бәйрәм рухы, шәһәрчә җанлылык сизелеп тора.

 

 

 

Көрәш 4 келәмдә бара. Шуңа да һәр бил алывшу артыннан өлгерә дә торган түгел. Бигрәк тә 60, 65, 70 һәм 75 килограммлы егетләр бил алышканда. Ул арада ярышларда катнашмаучы кайбер көрәшчеләр белән дә аралашып алырга туры килде. Әйтик, Биектаудан Нәфис Миңнебаев бу ярышларны читтән генә күзәтә. "Әкрен генә көрәштән китәсе дә булыр, – дип сөйләде ул  Intertat.ru хәбәрчесенә. – Бу – табигый хәл, яшьләр килергә тиеш". 

 

 

 

Ә ул арада 60 килограммда Зәй егете Динар Кәримов беренче әйләнештә Теләчедән Фирзәр Гыйниятуллинны отып, 60 килограммда чемпионлыкка иң кирәкле адымны ясады. Динарга булышучылар – диварлар, үз тамашачысы һәм... Хәер, монысын әйтми калдырыйк – тамашачы үзе дә яхшы белә. Шулай итеп команда беренчелегендә "легионерлар" белән ныгыган Зәй районы командасы Теләчедән бер адым алга китте. Күрәселәр бар әле.

 

 

 

Хәер, көрәш әле кыза гына. Күрәсе могҗизалар, көтелмәгән нәтиҗәләр җитәрлек булачак әле. Көн азагына бүгенге көрәшкә тәфсилле йомгак ясарга, шәт, җай чыгар...

сылтама: http://intertat.ru

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар