Кәрим Тинчуринның моңарчы беркайчан да сәхнәләштермәгән пьесасын Минзәлә театры куя

Алтын Урда чорындагы сыйнфый көрәш һәм мәхәббәт турындагы "Каракүз" әсәре 17 ноябрьдә Тинчурин театрында куелачак.
17 ноябрьдә Минзәлә татар драма театры Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчуринның моңарчы беркайчан да куелмаган “Каракүз” әсәрен сәхнәгә чыгара. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына театрның директоры Роберт Шәймәрданов хәбәр итте.

“Каракүз” пьесасының кулъязмасы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә саклана. 2015 елда Милли китапханә Кәрим Тинчуринның ике әсәрен – “Каракүз” һәм “Нәни абый” әсәрләрен аерым китап итеп бастырып чыгарды. Әсәрләрнең кулъязмаларын өйрәнүче, гарәп язуыннан гамәлдәге татар язуына күчерүче, җентекле фәнни мәкалә, аңлатмалар һәм искәрмәләр белән нәшриятка әзерләүче – Милли китапханәнең гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, археограф һәм текстолог Раиф Мәрданов.
Минзәлә театры директоры бу әсәр китап булып чыккан дигән хәбәр чыгуга ук сәхнәләштерергә алынулары хакында әйтте.
“Бу – бик күләмле, бик четерекле әсәр. Кайбер урыннары Тинчурин каләменә охшамаган да кебек. Без инде Кәрим абыйның әсәрләренә күнеккән – драма булсын, комедия булсын, каләме икенчерәк. Бәлки, темасы бик катлаулы булганга, хөкүмәт турында тәнкыйди сүзләр әйтелгәч, бастырып чыгарырга курыккандыр”, - дип сөйләде Роберт Шәймәрдәнов әсәр турында.

“Борынгы тормыштан музыкалы мелодрама” дип аталган “Каракүз” 4 пәрдә, 5 күренештә. Китапта аның күләме 107 бит. Театр директоры әйтүенчә, тулысы белән куйганда бу 4 сәгатьлек спектакль дигән сүз. Пьесаны спектакль 2,5 сәгать барырлык итеп кыскартканнар. Андагы төп геройлар – биюче кыз Каракүз, кол егет Иделбай, Алтын Урда ханлыгының Бәрләс олысы бәге Җанбәк.
“Вакыйгаларның төгәл вакыты һәм урыны ачыкланмый, - дип аңлатты Роберт Шәймәрданов. – Анда гади халыктан чыккан кыю биюче кызның падишаһ тарафыннан куелган җитәкчене кулга төшерүе сурәтләнә. Мондагы төп каршылык – ул вакыттагы сыйнфый көрәш”.
Спектакльнең режиссеры – Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, композиторы – Эльмира Галимова, баш рольне Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин башкара, Каракүз ролендә – Минзәлә театры артисткасы Динара Акматова.
“Безнең максат Кәрим абыйның иҗатын ачу, моңарчы билгесез әсәрләрен калкытып чыгару иде. Ул бу темага бик күп язмаганга күрә, аны икенче яктан ачарга теләдек”, - дип сөйләде театр директоры. Ул бу спектакльне тамашачы яратыр дигән өметләрен белдерде.
“Әле моны беркем сәхнәләштермәде. Без үзебезчә, кыюланып, бу эшкә алындык. Өмет һәрвакыт зурдан, әмма бәяне тамашачы бирер”, - диде ул.

Минзәлә татар драма театры директоры Роберт Шәймәрдәнов
Күренекле татар драматургы, артист һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның (1887–1938) иҗатын, тормыш юлын өйрәнүгә, саклауга һәм танытуга Татарстанның Халык язучысы Рабит Батулла зур өлеш кертә. Ул Кәрим Тинчуринның гарәп язуындагы биш кулъязмасын 2014 елның 9 октябрендә Татарстан Милли китапханәсенә бүләк итеп бирә.

Рабит Батулла үзенең истәлекләрендә бу әсәрнең ни рәвешчә исән калуы хакында яза. “1937 елның 17 сентябрендә Кәрим Тинчуринны кулга алырга килүчеләр фатирда тентү үткәрәләр. Драматургның хатыны Заһидә Тинчурина бер кара чемоданны, башкаларга сиздермичә генә, үкчәсе белән карават астына этеп кертә һәм ятак өстендәге пәрдәне шудырып, каплатыбрак куя. Шулай итеп ул Кәрим Тинчурин архивының бер өлешен яшереп-саклап кала. НКВДчылар капчыкларга төяп алып киткән башка кулъязмалар һәм барлык кәгазьләр мәңгелеккә югала”.
Рабит Батулла Кәрим Тинчурин архивының сакланып калган әсәрләрнең тарихы турында да яза. «Зәңгәр палас» исемле тәрҗемә әсәре 2011 елда китап итеп басыла. «Хан кызы Турандык» исемлесе – итальян драматургы иҗат иткән «Принцесса Турандот» әсәренең ирекле тәрҗемәсе – Казан курчак театрында һәм Г.Камал театрында куелды. «Кызык повар» пьесасы Кәрим Тинчурин театры китапханәсендә саклана. Кулъязмалар арасында «Стан» исемле пьесасы да була, әмма, Рабит Батулла язуынча, ул бик буталчык, нөсхәләре, төзәтмәләре күп. Бу әсәр турында язучыга Заһидә Тинчурина: “Стан” – социаль заказ белән языла башлаган әсәр, Кәрим аны теләр-теләмәс кенә яза башлаган иде, шуңа күрә аның очына да чыга алмады”, – ди.
“Кәрим Тинчуринның «Каракүз; Нәни абый» исемле китабы да дөнья күрде. Бу эштә аеруча көч сарыф иткән Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләренә, бигрәк тә Раиф Мәрданов белән Ирек Һадиевка чиксез рәхмәтләр юллыйм”, - дип яза Рабит Батулла.
сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/10/129361/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.