Логотип
Яңалыклар

Күп балалы гаиләләр Илдар Гыйлметдиновтан яклау сорый

10 августта “Бердәм Россия” партиясе мобиль кабул итүләренең  чираттагысы Биектау районы Красносельский авыл җирлегендә булды. Халыкны Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Илдар Гыйлметдинов кабул итте.  

Депутатка бик күп сораулар бирелде, ярдәм соралды, тәкъдимнәр әйтелде. Шулай ук, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган күп балалы гаиләләр дә мөрәҗәгать белән килгән иде. Алар булачак депутатларга күп балалы гаиләләрне социаль яклауны камильләштерү һәм ярдәм итүне федераль югарылыкта чишү юлларының яңа механизмын уйларга кирәклеген җиткерде.

“Күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын яхшыртуга караган мәсьәләләр һәрчак беренче урында. Күп программалар эшләп килә. Әмма, соңгы арада мөрәҗәгатьләр артканнан арта бара. Димәк, күп балалы гаиләләргә ташламалар һәм социаль яклауны федераль югарылыкта карарга, гамәлдәге законнарны камильләштерүне уйларга кирәк”, – дип үз фикерен җиткерде Илдар Гыйлметдинов.
сылтама: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар