Логотип
Яңалыклар

Космонавтлар халык санын алуда катнашты

Космонавтлар Петр Дубров белән Антон Шкаплеров Бөтенроссия халык санын алу компаниясе сораштыруында катнаштылар – элемтәгә махсус чыгып, анкета сорауларына җавап бирделәр.


Космонавтлар Петр Дубров белән Антон Шкаплеров Бөтенроссия халык санын алу компаниясе сораштыруында катнаштылар – элемтәгә махсус чыгып, анкета сорауларына җавап бирделәр. Җирдән 400 километр еракта булган килеш! Галәмнән халык санын алу компаниясенә кушылуның өченче очрагы бу. 
Беренче ике тәҗрибә дә уңышлы узды. Аларында космонавтлар җавапларын сораштыру кәгазьләренә язганнар иде. Бу юлы Росстат вәкиле Очышлар белән идарә итү үзәгенә махсус килде һәм космонавтларның җавапларын планшетка үзе тутырды. 
Россиянең бөтен халкы кебек үк, космонавтлар да шул ук сорауларга җавап бирде: үзләренең гаилә хәле, нинди телләр белүләре, милләтләре, белемнәре турында сөйләделәр.
Антон Шкаплеров илебездә яшәүчеләрнең барысын да халык санын алу кампаниясендә катнашырга чакырды. «Россиянең иң зур байлыгы – аның халкы, – диде ул. – Халык санын алу – шул халыкның сурәтен ясау кебек. Мәдәни, этник һәм тел ягыннан күптөрле булуыбызны күрү мөмкинлеге дә бу.  Шуңа күрә әлеге чарадан читтә калырга кирәкми».
Петр Дубров та Россия халкын үз үрнәкләренә иярергә өндәде. «Илебезнең бөтен халкын, вакыт табып, сораштыруда катнашырга һәм Россия тарихына үз исемен язарга чакырабыз. Моның бер авырлыгы да юк, сораштыруны онлайн-форматта да үтәргә мөмкин», – диде. 
Бөтенроссия халык санын алу компаниясендә октябрь ахырына Россиянең 70 миллион кешесе катнашты.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар