Логотип
Яңалыклар

Коронавируслы авыруларны дәвалаучы табиблар 80 мең сум күләмендә өстәмә түләү алачак

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары катнашында илдә коронавирус таралу вазгыятенә багышланган утырышын уздырды.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары катнашында илдә коронавирус таралу вазгыятенә багышланган утырышын уздырды. 
 Владимир Путин Хөкүмәткә апрель аеннан башлап 3 ай буе коронавирус йоктырган авыруларны дәвалаган табибларның хезмәт хакларына өстәмә түләү булдыру буенча йөкләмә бирде. Тәгаенләп әйткәндә, табибларга 80 мең сум, урта звенога – 50 мең сум, ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары, фельдшерлар, шәфкать туташлары, машина йөртүчеләренә өстәмә  25 мең сум түләячәкләр. Ул шулай ук медицина хезмәткәрләренә имминият гарантияләре арттырылачагын әйтте. 
Моннан кала әти-әниләре эшләмәгән балалы гаиләләргә эшсезлек буенча түләүләрдән кала, алдагы 3 айда балигъ булмаган һәр бала өчен ай саен өчәр мең сум түләү кертергә тәкъдим итте. 
Владимир Путин киләчәктә вазгыятьнең ничек буласы якын ик-өч атнада хәл ителәчәк, дип белдерде. 
 Ил президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков тиздән Владимир Путинның чираттагы мөрәҗәгате булачагын әйтте. Ул телевидение аша күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар