Логотип
Яңалыклар

Коронавирус чума түгел

«Ул вирус паникага бирерлек куркыныч түгел. 2012 елда Якын Көнчыгыш синдромы күпкә җитдирәк, үлүчеләр саны да бер-бермә күбрәк иде», – дип белдерде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Иртә-кич зәңгәр экраннардан сөйләп торгач, Кытайда барган эпидемия – коронавирус инде күпләр өчен бик куркыныч авыруга әйләнде. Аны ВИЧка тиңли башладылар. Ләкин ул шундый ук  грипп,  тын юлларының кискен вируслы авырулары кебек үк. Бүгенге көндә Кытайда әлеге авырудан 14 меңнән артык кеше газап чигә. 304 үлем очрагы теркәлгән.  Атиплы пневмониядән  күбрәк кеше үлә әле», –  дип белдерде санитар табиб. Халык арасында  коронавирус Кытайдан килгән товарларда да булырга мөмкин, дигән коткы таралды. «Бу дөрес түгел. Әлеге авыру чыганагы булмаса,  әйләнә-тирә мохитта озак яшәми, бер-ике сәгатьтән соң ук үлә. Шулай ук барлык дезинфекция чараларына сизгер, 65 градус җылыда инде үлә»,– диде Любовь Авдонина.  
Бүгенге көндә 21 илдә 143 коронавирус очрагы теркәлгән. Россиядә ике очрак барлыгы билгеле. Хәзерге вакытта Кытай белән Россия арасында чик ябык. Моңа кадәр Кытайдан кайтучыларны чикне чыкканда да тикшерделәр.  Хәзер дә  республика аэропортларында көчәйтелгән контроль дәвам  итә.  ОРВИ симптомы булган кешеләр күзәтү астына алынган. Табиб белдерүенчә, вирусны симптомнар аша гына билгеләп булмый. Моның өчен лаборатория тикшерүләре кирәк. Гыйнвар аенда  Кытайдан төрле вакытта кайткан 39 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Аларның берсендә дә коронавирус табылмаган. 
Кытайдагы коронавирустан куркып ятканчы, үзебездәге грипп һәм ОРВИдан сакланырга кирәк, чөнки республика буенча авыручылар саны эпедимия чиген 8 процентка, ә Казанда 30 процентка үткән. ОРВИдан да, коронавирустан да профилактика бер үк төрле: кулларны еш юып торырга,  күп кеше җыелган урыннарга йөрмәскә һәм маска кияргә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар