Логотип
Яңалыклар

Конгрессның яңа җитәкчесе билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы VI съездының пленар утырышында бүген 20 кеше чыгыш ясады.

Конгресс структурасында үзгәрешләр бар. Аның белән хәзер «Милли шура» идарә итәчәк. Ул 75 кешедән торачак. Алар арасында хатын-кызлар 11әү булачак: Альбина Шаһиморатова, Камәрия Хәмидуллина, Зилә Миргалиева, Дания Заһидуллина, Фәвия Сафиуллина, Венера Вәгыйзова, Лилия Вәлиева...

Милли шураның җитәкчесе итеп Васил Шәйхразиев тәкъдим ителде.
Моңарчы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетын җитәкләгән Ринат Закиров Милли шура рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар