Композитор Резеда Ахиярованың бүген юбилее

Заманабызның күренекле композиторы, ТРның, РФның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Резеда Ахиярова бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 
Резеда Зәки кызы Ахиярова 1956 елның 1 июнендә Башкортстан Республикасының Илеш районы Югары Яркәй авылында туган.

Музыка буенча башлангыч белемне Казанның 7 нче балалар музыка мәктәбендә скрипка сыйныфында алган. 7 яшеннән Л.И.Блинов сыйныфында композиция буенча да укыган. Музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.

Резеда Ахиярова − татар музыка сәнгатен яңа төсмерләргә баеткан, күптөрле жанрларда бердәй уңыш белән эшләүче композиторлардан берсе. Вокал, симфония, театр, кино өчен музыка төрләрендә даими эшчәнлек алып бара. Аның әсәрләренә ышандыру көче, эмоциональлек, лирика, романтика, гуманлылык, табигыйлык хас. Р. Ахиярова иҗат иткән көйләр Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур калаларда, Идел буе, Урал шәһәрләрендә һәм чит илләрдә − Америкада, Алманиядә, Австриядә яңгырый.

Ул 100 дән артык романс һәм Хәсән Туфан, Роберт Миңнуллин, Илдар Юзеев, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган 200 дән артык җыр, драма спектакльләре өчен язылган көйләр авторы. Шулай ук, Габдулла Тукайның эчке дөньясын ачып биргән “Шагыйрьнең мәхәббәте” операсы (Ренат Харис либреттосы), Илгиз Зәйниев пьесасы буенча “Бәби” мюзиклы, “Тукай" кинофильмына, “Алтын Урда” балетына музыка иҗат иткән шәхес. 

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2196
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5958
    2
    86
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан