Логотип
Яңалыклар

Көннәр кайчан җылыначак? 

«Бөтен дөнья чәчәккә күмелгән чак, әмма бал кортлары оча алмый – салкын. Көндез чыгып бер сәгать очалар да, кире ояга кайталар», – дип зарлана бер умартачы танышым.

«Бөтен дөнья чәчәккә күмелгән чак, әмма бал кортлары оча алмый – салкын. Көндез чыгып бер сәгать очалар да, кире ояга кайталар», – дип зарлана бер умартачы танышым.  

Көннәр җылытканны барыбыз да көтә бугай.  

Синоптиклар безгә алдагы көннәрдә нинди һава торышы вәгъдә итә соң? 

Бу бер-ике көндә республикада әллә ни зур үзгәрешләр булмаячак: төннәрен һава температурасы 2-7 градустан артмаячак, урыны белән туфракта минус 1 градуска кадәр кырау көтелә.  

Шимбә-якшәмбе көннәрендә әле яңгырлар да явачак.  

Ә менә киләсе атна башында – 25-26 майда һава торышы әкренләп үзгәрәчәк. Явым-төшем туктар дип көтелә. Төннәрен салкынча булса да, дүшәмбе көнне көндез 15-20 градуска кадәр, ә сишәмбе көнне 17-22 градуска кадәр җылытачак.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар