​Көндезге 15.00 сәгатькә Татарстанда узган референдумда 53 процент чамасы кеше тавыш биргән

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясендә "тавыш бирү тыныч, штатлы режимда уза" диделәр.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда узган җирле референдумнарда 15:00 сәгатькә 435 мең 103 сайлаучы катнашкан. Бу гомуми халык санының 52,98 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

"Тавыш бирү тыныч, штатлы режимда уза", - диделәр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә. 

Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, әлеге мәгълүматлар тавыш бирүнең беренче сәгатьләрендә Татарстан районнарында яшәүче халыкның традицион рәвештә югары активлыгын күрсәтә. 

12:00 сәгатькә референдумга килүчеләр 36,9 процент булса, 15:00 сәгатькә бу күрсәткеч 52,98 процентка  кадәр җиткән.

2018 елның 18 мартында Россия Президенты сайлауларында 12:00 сәгатькә Татарстан буенча сайлауга килүчеләр саны 38,47 процентны тәшкил иткән иде. "Мондый үсеш алга таба сайлауга килүчеләр саны артачагын фаразларга ярдәм итә", - диде Әгъзам Гобәйдуллин.  

Үзара салым җыю буенча референдум барышын Татарстанның 844 торак пунктында "Гадел сайлаулар өчен" корпусы әгъзаларыннан 1600 кеше күзәтә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175424/

Фото: ТИ

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2021 - 22:45
    Без имени
    Оятсыз йэштэр! Иномарка, ял итеу хэзэр проблема тугел. Хаман Ата инэ елкэхендэ йэшэргэ оят бит хезгэ. Узегез генэ елкэ кимереу етмэйме ни, тыумаган балагызга урын Таба алмай ятахыгыз
    Тумаган килеш балама урын юк
  • 23 сентябрь 2021 - 06:38
    Без имени
    Башка кешегез булгач, ник хатыныгыз белән дә йокладыгыз соң? Баланы җил ясамагандыр бит?
    Авырлы хатынны ташлап китү – ир эшеме?
  • 23 сентябрь 2021 - 09:47
    Без имени
    Молодец,көрашче.Бу бәхет күпләргә эләкми.Бәхет телим сезгә һәм сәламәтлек.
    Синең мәхәббәтең коткарды
  • 21 сентябрь 2021 - 20:37
    Без имени
    Гаиленен нигезенде ярату хем хермет булса гаиле бехетле була, ЭХМЕТ абый Фэния алдада Аллахы фатихалап торсын гаилегезне бэхетле булыгыз.
    Әхәт белән Әхмәт
  • 21 сентябрь 2021 - 18:35
    Без имени
    ...телсез калдым. Көтеп алынган оныкка урын юк ((( Хәлегездән килә бит, үзегезгә фатир алыгыз.Арендага акча түләгәнче, ипотекага түлибез, ди, хәзер яшьләр.
    Тумаган килеш балама урын юк
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан