Логотип
Яңалыклар

Кичке 18:00 сәгатькә Татарстанда узган референдумда 64 процент кеше тавыш биргән

Үзара салым буенча референдумда 18.00 сәгатькә 64 процентка якын кеше катнашкан

Кичке алтыга сайлау участокларына 523558 кеше килгән.

"Сайлау" дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, Татарстанда үзара салым буенча референдумда сайлау хокукы булган 523 558 кеше катнашкан, бу 63,75 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Бүген Татарстанның кайбер җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау һәм үзара салым буенча референдум уза. Ул 07.00 сәгатьтә башланды. Депутатлар сайлау 12 бер мандатлы округта - Әгерҗе, Әтнә, Яшел Үзән, Сарман районнарында уза. Референдум республиканың 844 торак пунктында үткәрелә.

Тавыш бирүдә 44 территориаль һәм 1644 участок комиссиясе эшли, аларда 10 меңнән артык әгъза катнаша. Барлык участоклар да кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Эчке эшләр министрлыгы органнары тәртип саклый.

Иҗтимагый контрольне "Чиста сайлаулар өчен" Корпусыннан 1600 кеше тәэмин итә.

Сайлау 20.00 сәгатьтә төгәлләнде, нәтиҗәләр ясала.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175440/

Фото:Султан Исхаков, ТИ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар