Логотип
Яңалыклар

Хәйдәр Бигичев сурәте – йорт диварында

Казанда бөек җырчыбыз Хәйдәр Бигичев сурәте йорт диварына төшерелде.

Казанда бөек җырчыбыз Хәйдәр Бигичев сурәте йорт диварына төшерелде. Ул йорт Азинода Х. Бигичев урамында урнашкан. 

Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе, җырчы Хәйдәр Бигичев сурәте белән бизелгән йорт каршысындагы йортның да дивары бизелгән. Ул рәсем шулай ук Хәйдәр Бигичев белән бәйле – «Алтынчәч» операсының Алтынчәч образы. Татар опера һәм балет театрында Х. Бигичев бу операда төп рольне башкарган.

Казан шәһәренең Совет районы идарәсе шушы йортлар янында җырчы исемен йөрткән бакча да булачагы турында хәбәр итте.

Граффити авторы – остасы Азат Алев (Sly Dog).

Күптән түгел Казанда Татарстан урамындагы бер йорт диварында Габдулла Тукай сурәте дә барлыкка килде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар