Логотип
Яңалыклар

Хосусый эшмәкәр үзмәшгуль була аламы?

Татарстанда махсус салым режимы кертелгәннән соң, хосусый эшмәкәрләр дә үзмәшгуль буларак теркәлеп, «Мой налог» кушымтасы аша һөнәри табышка салым түли ала.

Татарстанда махсус салым режимы кертелгәннән соң, хосусый эшмәкәрләр дә үзмәшгуль буларак теркәлеп, «Мой налог» кушымтасы аша һөнәри табышка салым түли ала. Әгәр дә хосусый эшмәкәр моңарчы салымның гадиләштерелгән системасын (УСН), бердәм авыл хуҗалыгы салымын (ЕСХН) яисә салымның ЕНВД төрен түләп килгән булса, үзмәшгуль буларак теркәлгәннән соң, бер ай эчендә салым оешмасына әлегәчә түләп килгән салым режимын үзгәртүе турында хәбәр итәргә тиеш. Ә менә патент ияләре (Патент, ПСН) үзмәшгуль буларак патентның вакыты  чыккач яисә салым оешмаларына әлеге эшчәнлекләрен туктатуларын хәбәр иткәннән соң гына күчә ала. 

Теги: самозанятость үзмәшгульлеккә салым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар