Логотип
Яңалыклар

Хәния Фәрхинең төпчеге бәби көтә!

Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу әни булырга җыена! Бу хакта ул үзенең «Инстаграм» сәхифәсендә белдергән.


«Без моны баштарак яшергән идек. Ләкин күпләр барыбер сизенде. Инде хәзер бәби көтүебезне беркемнән дә яшереп булмый», – дип язган Алсу ире белән төшкән фотосессиясе астына. Яшь гаиләнең әле беренче генә бәбиләре бу.



Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең исә дүртенче оныгы. Күпләр Алсуга кыз бала табачагын фаразлаган. Кем булса булсын, иң мөһиме: сау-сәламәт булып, әти-әнисенә шатлык китерер өчен тусын. Алсу, без сезне тәбриклибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин шатлыгыгызны уртаклашам Алсу балам исэн - сау тусын сабый. Йорэк эрни Ханиябез генэ курэ алмады.

    Хәзер укыйлар