Логотип
Яңалыклар

Хатын-кызларны ниләр борчый?

Бүген Казанда, «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, көн

Бүген Казанда, «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, көн дәвамында «Хатын-кыз игътибары» («Женское внимание») «кайнар линия»се эшләде.

Әлеге «кайнар линия»не Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе гадәттә Татарстан Республикасындагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән бергәләп оештыра. «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсенең рәисе Татьяна Ларионова: «Бу – халыкны, үзебезнең сайлаучыларны ишетә алу мөмкинлеге», – ди. 
«Кайнар линия» эшли башлагач, бер сәгать эчендә генә дә 48 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. (Көн дәвамында исә киңәш сорап республиканың төрле төбәгеннән 71 кеше мөрәҗәгать иткән. Хатын-кызлар гына түгел, хатыннары исеменнән шалтыратучы ирләр дә булган.)

Сораулар төрле булган: кемдер озак авырганга күрә эштә кыскартуга эләгүдән курка, кемдер эш таба алмаудан зарлана. Эшләүче хатын-кызларны социаль яклау мәсьәләләрен күтәргәннәр, отпусклар бирү, аның озынлыгы буенча сораулар яңгыраган. Пенсия яшен озынайту белән сораулар да байтак булган. Соңгы мөрәҗәгать буенча «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсенең рәисе Татьяна Ларионова: «Бу сорау – федераль дәрәҗәдә генә хәл ителә ала. Без аны Дәүләт Думасындагы коллегаларыбызга җиткерергә ниятлибез», – диде. 
Сорауларның күбесенә шунда ук җавап бирелде, 13 сорауны киләчәктә хәл итәргә тиешләр. 

«Кайнар линия» эшләү дәверендә, халыктан кергән сорауларга көн дәвамында берсен-берсе алыштыра-алыштыра, хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе вәкилләре – Татьяна Ларионова, Людмила Рыбакова, Светлана Захарова, Римма Ратникова, Светлана Вострикова, Альбина Насыйрова, Рузилә Тимергалиева, Елена Кузьмичева, Ольга Воронова, Алсу, Нәбиева, Алсу Тарханова һәм төрле министрлык вәкилләре, Татарстан Республикасындагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре җавап бирде. 

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар