Логотип
Яңалыклар

Татарстанлыларны халыкара квестка чакыралар

Татарстанлыларны Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары турындагы халыкара квестта катнашырга чакыралар. «За пределами» дип аталучы әлеге тарихи квестны «Волонтеры Победы» иҗтимагый оешмасы уздыра.

Татарстанлыларны Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары турындагы халыкара квестта катнашырга чакыралар.
«За пределами» дип аталучы әлеге тарихи квестны «Волонтеры Победы» иҗтимагый оешмасы уздыра. Нюрнберг вакыйгаларының 75 еллыгына багышланган онлайн-уен архив документларына, ветераннарның хатирәләренә нигезләнеп әзерләнгән. Биремнәр Россия тарихи җәмгыяте белгечләре тарафыннан уйланылган. 

Теркәлү victorygame.org порталында. Уенда ялгызың гына да, 2 дән алып 6 кешелек командалар белән дә катнашырга мөмкин. Хәзерге вакытка квестта катнашу өчен 1500 дән артык команда гариза биргән. 

Уен дүрт телдә – рус, инглиз, испан, француз телләрендә уза. Легенда буенча, катнашучылар журналистлар җәмгыяте әгъзасы роленә керә. Мәгълүмати һәлакәтне булдырмый калыр өчен, аларга тарихи, математик, логик һәм башка биремнәрне чишәргә туры киләчәк, онлайн режимда дөньяның төрле музейларында булып, тарихи вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләрне тыңларга насыйп булачак, Нюрнберг процессына кагылышлы архив документлары белән танышачаклар. 

Сценарий буенча уен 7 этаптан тора. Һәр этап – Икенче Бөтендөнья сугышы тарихының бер сәхифәсе. Төшерү эшләре Германиянең өч шәһәрендә, Франциядә, Польшада, Санкт-Петербургта, Волгоградта һәм Ерак Көнчыгышта башкарылган. 

Квестны танылган телевизион алып баручы, «Волонтеры Победы» оешмасының үзәк штабы әгъзасы Дмитрий Губерниев алып бара, ә актер Стивен Сигал – уенның махсус кунагы. 

Җиңүчеләргә махсус приз – Россиянең бер шәһәренә сәяхәт. 
Төгәлрәк мәгълүмат: victorygame.org сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар