Логотип
Яңалыклар

Халык синоптигы: «Быел салкыннар озаккарак сузылыр...»

 Әле көз бетмәде, инде интернетта кыш бик салкын булачак икән дип куркыта башладылар. Без халык синоптигы фаразларын белер өчен  халык синоптигы Балтач районы Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиевкә шалтыраттык. 


 Әле көз бетмәде, инде интернетта кыш бик салкын булачак икән, дип куркыта башладылар. Без халык синоптигы фаразларын белер өчен,  Балтач районы Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиевкә шалтыраттык. 


Әмир абый, кыш быел салкын килә, диләр. Сезнең фаразлар нинди?
– Былтыр ноябрь, декабрь айларында салкын булды. Әмма кары булмагач,  без аны кышка санамадык. Быел кыш иртәрәк килер шикелле. Былтыр  кайбер районнарда  40 градуска кадәр салкын булды, әмма ул аномаль салкын түгел әле. Быелгы кыш былтыргы кышка охшап салкын булачак, әмма аннан аермалы буларак, суык көннәр озаккарак сузылыр, дип фаразлыйм. Суыклар аномаль булмаса да, былтыргы шикелле өч көн генә тормаячак.  Тагын шуны әйтә алам: баштагы салкыннар кыска булыр, дәвамлы суыклар кышның икенче өлешендә булыр төсле. Бу гыйнварның урталарыннан соң инде. 


Безнең Актаныш якларында аны Кырлач салкыннары, диләр.
– Безнең якларда Раштуа белән Крещение суыклары дип йөртәләр. Раштуа суыклары ике-өч көн генә булса, Крещениенеке атна-ун көн дәвам итә.  Бездә әле  Хут суыклары да бар. Ул – февральнең 7 сеннән алып мартның 21 енә кадәрге чор салкыннары. Язга таба авышкан – кояш карый башлаган вакыт. Көндезләрен суык булмый, кичләрен бик каты суыта. Бер-ике ел җүнләп булмады ул салкыннар. Былтыр да сизелмәде.  Каргалар да, яз да иртә килде. Быел менә Хут суыгы булырга тиеш. Димәк, яз да иртәләмәс. Безнең якларда Хут суыкларын яраталар ул.


 Кар  күп булыр микән быел?
Быел кар булырга тиеш. Былтыр кар күп булды, диләр, әмма күп булмады ул. Көпшәк  булды, шуңа тиз сызды. Быел кар сөендерер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар